«ISTELEK» иҗади берләшмәсе Татарстан буйлап концертлар куячак

Концерт программасы кысаларында интерактив программа уздыру - тамашачыларны Татарстан халыкларының туган телләре белән таныштыру планлаштырыла.

(Казан, 1 декабрь, «Татар-информ»). 2 декабрьдә 18.00 сәгатьтә Лаеш шәһәре мәдәният йортында «ISTELEK» иҗат берләшмәсенең беренче концертлар программасы узачак.

  • «ISTELEK» (истәлекләр) — этно-фьюжн юнәлешендәге музыкаль төркемнәрнең иҗади берләшмәсе.

Концерт программасында Татарстанның фольклор һәм электрониканы органик рәвештә катнаштырып, заманча музыкаль юнәлештә иҗат итүче популяр башкаручылары катнаша: 

  • «Zakaria» күпмилләтле яшьләр фолк-төркеме; 
  • Удмурт телендә автор-башкаручы Shoner Paul; 
  • Заманча татар музыкасын андеграунд стилендә башкаручы Илгиз Шәйхразиев; 
  • Популяр Казан диджее Malsi Music; 
  • CYBERTAT проекты белән Алмаз Әсхәдуллин.

Концерт программасы кысаларында интерактив программа уздыру — тамашачыларны Татарстан халыкларының туган телләре белән таныштыру планлаштырыла. Концертта катнашучылар татар, рус, башкорт, удмурт, мордва, мари, керәшен, чуваш мәдәнияте белән танышачак, дип хәбәр итә берләшмәнең матбугат хезмәте.

Киләсе концертлар Кукмара районында — 10 декабрьдә (19:00), Чүпрәле районында — 18 декабрьдә (18:00) узачак.