Үзенчәлекле балалар иҗатыннан күргәзмә ачыла

Фешин исемендәге Казан сынлы сәнгать училищесы үзенчәлекле балалар өчен дәресләр уздыра.

(Казан, 1 декабрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Фешин исемендәге Казан сынлы сәнгать училищесы үзенчәлекле балалар иҗаты күргәзмәсе тәкъдим итә. Күргәзмә иртәгә Татарстан халыклар дуслыгы йортында ачыла. Бу хакта училище җитәкчелеге хәбәр итә.

Күргәзмәдә «Космос», «Кошлар», «Тәрәзәләр», «Чәчәкләр һәм җиләк-җимеш ясалган натюрморт», «Күңел халәте» һәм башка темаларга ясалган рәсемнәр куелган. Картиналар гуашь, акварель, төсле карандашлар белән ясалган, коллажлар һәм аппликацияләр дә бар.

Иҗади эшләрнең авторлары — Казан сынлы сәнгать училищесы укытучылары һәм студентлары үткәргән дәресләргә йөрүче үзенчәлекле балалар. 18 яшь иҗатчы арасында 7 яшьлек балалардан башлап, яшь егет һәм кызлар бар. Алар һәр шимбәдә училищега килеп рәсем ясарга өйрәнгәннәр.

Ике ел дәвам иткән дәресләр нәтиҗәсе буларак, күргәзмәләрнең беренчесе 2019 елның 15 апрелендә Милли музейда оештырылган. Укулар 2020 елда да дәвам иткән. Әмма пандемия укуларны дистанцион форматка күчерергә мәҗбүр иткән. 

«Полет души» дип аталган күргәзмә 2 декабрьдә 16.00 сәгатьтә ачыла. Ул Татарстан халыклар дуслыгы йортының күргәзмәләр залында 20 декабрьгә кадәр барачак.