Туфан Имаметдинов белән Ильяс Камал Тинчурин театрында музыкаль комедия чыгара

«Полиционер» спектаклендәге вакыйгалар милициядән полициягә күчеш чорында бара.

(Казан, 1 ноябрь, «Татар-информ»). Тинчурин театрында Илгиз Зәйниевнең «Полиционер» спектакле буенча репетицияләр бара. Бу хакта театрның матбугат үзәге хәбәр итә.

«Полиционер» спектакленең премьерасы 19, 20 ноябрьгә билгеләнгән. Башлана — 18:30 сәгатьтә.

Музыкаль комедиянең режиссеры — Туфан Имаметдинов. Рәссам — Екатерина Галактионова (Мәскәү); композитор һәм дирижер — Ильяс Камал; хореограф — Марсель Нуриев; ут кую буенча рәссам — Николай Романов (Санкт-Петербург). Спектакль театр оркестры белән бергә куела.

Спектакльдә Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты — Зөфәр Харисов; Татарстанның халык артисткасы — Зөләйха Хәкимҗанова; Татарстанның атказанган артистлары — Ренат Шәмсетдинов, Алмаз Фәтхуллин, Рөстәм Гайзуллин, Харис Хөснетдинов, Гөлчәчәк Хафизова, Зөлфия Вәлиева, Гөлназ Нәүмәтова, Гүзәл Гайнуллина һәм яшь артист Эдуард Никитин катнаша.

«Полиционер» спектаклендәге вакыйгалар милициядән полициягә күчеш чорында бара. Участок милиционеры Идеалның переаттестация үтеп, полиция хезмәткәре буласы килә. Ләкин ул хокук саклау органнарында озак еллар эшләсә дә, бүлектә иң начар күрсәткечле участок милиционеры санала. Тиз арада күрсәткечләрен яхшырту өчен, төп геройга авылдашлары, хезмәттәшләре һәм әти-әнисе ярдәмгә килә.