news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Камадан унбиш яшьлек кыз Бөтендөнья парамузыкаль фестивалендә катнаша

XI "Бөтендөнья парамузыкаль фестиваль" гала-концертлары сериясе 28 октябрьдә Калуга өлкәсендә зур иҗади тамаша белән ачылды.

Түбән Камадан унбиш яшьлек кыз Бөтендөнья парамузыкаль фестивалендә катнаша

(Казан, 1 ноябрь, "Татар-информ"). Бөтендөнья парафестиваленең көзге этабында Түбән Кама һәм Татарстан Республикасын 15 яшьлек Мәликә Һадиуллина тәкъдим итә. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

XI "Бөтендөнья парамузыкаль фестиваль" гала-концертлары сериясе 28 октябрьдә Калуга өлкәсендә зур иҗади тамаша белән ачылды. Фестивальдә катнашучыларны Калуга драма театры кабул итте.

Мәликә Түбән Кама мөмкинлекләре чикле балалар өчен интернат-мәктәбендә укый һәм беренче сыйныфтан ук үзенең укытучысы Алла Добротворская җитәкчелегендә ишарәләр телендә җырларга өйрәнә.

Мәликә Һадиуллинаның парамузыкаль фестивальдә катнашуы Түбән Кама мэриясе ярдәме белән оештырылды, проектның мәгълүмати партнеры булып Түбән Кама шәһәренең "Рубаха" инклюзив оешмасы тора.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot