Милли музейда «Ләйлә вә Мәҗнүн» спектакленнән өзек күрсәтәләр

Тамаша «Сәнгать төне-2019» акциясе кысаларында була.

(Казан, 1 ноябрь, "Татар-информ"). 3 ноябрьдә  Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры Татарстан Республикасы Милли музеенда  «Ләйлә вә Мәҗнүн» спектакленнән өзек тәкъдим итә. Бу турыда Милли музейның матбугат хезмәте хәбәр итте.

Тамаша 12:00 сәгатьтә башлана. Ул «Сәнгать төне-2019» акциясе кысаларында була. Биредә музейның актив кунаклары арасында театрга билетлар да уйнатылачак.