420066, Казан, Декабристлар урамы, 2
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
(Казан, 1 ноябрь, «Татар-информ», Марат Ишкильдин). Хәзерге татар эстрадасы үсә, татар музыкантлары бүген дөньякүләм музыкаль трендларга йөз тотарга тиеш. Бу хакта Россия җырчысы, «Голос» конкурсының финалисты һәм Татарстанның атказанган артисткасы Эльмира Кәлимуллина «Татмедиа» АҖ генераль директоры Андрей Кузьминга биргән интервьюсында сөйләде.
«Татар эстрадасында үсеш бар. Бездә локомотив бар, музыка индустриясендә юнәлеш бар. Ул - Көнбатыш. Киңрәк карарга, үзеңә генә йомылмаска кирәк. Әлбәттә, үз продуктыңны булдырырга, әмма дөньяга яраклашырга кирәк», - ди җырчы.
Эльмира Кәримуллина музыкантларның үз-үзен идентификацияләү турында онытмыйча, киң тамашачы өчен әсәрләр иҗат итү вариантны атады.