Казанда халык биюләре буенча Россия чемпионаты кубогы җиңүчеләре билгеле булды

Барлык җиңүчеләр һәм Кубок ияләре Мәскәүдә финалда катнашачак.

(Казан, 1 ноябрь, «Татар-информ»). “Әкият” балалар үзәгенең концерт залында халык биюләре буенча Россия чемпионаты кысаларында Ачык кубок ярышлары узды, дип хәбәр итә чемпионат матбугат хезмәте.

Сәхнәдә Россиянең алты шәһәреннән хореография коллективлары чыгыш ясады. Катнашучылар рус, татар, кырымтатар, белорус, үзбәк һ.б. биюләр башкардылар.

Яңа Уренгойдан “Сюрприз” бию ансамбле “Халык биюе. Балалар категориясе” номинациясендә һәм Казаннан KAZAN бию ансамбле хореография студиясе “Халык биюе. Үсмерләр категориясе” номинациясендә Кубок алдылар.

Кубок ияләреннән тыш, Төмән һәм Краснодар крае коллективлары халык биюләре буенча Россия чеемпионаты финалистлары булдылар. Алар 2018 елның гыйнварында Мәскәүдә узачак финалда катнашачак.

Моннан тыш, “Ак калфак” татар бию өчен казанлы Нигина Ахмадулина “Иң яхшы балетмейстер” дипломына ия булды.

Шулай ук чара кысаларында халык биюе һәм аның этник үзенчәлекләре темасына ике мастер-класс узды.