Казанда Икенче Халыкара бию перфомансы фестивале узачак

6-8 ноябрьдә Казанда “Теловидение” Икенче Халыкара бию перфомансы фестивале узачак

(Казан, 1 ноябрь, “Татар-информ”). 6-8 ноябрьдә Казанда “Теловидение” Икенче Халыкара бию перфомансы фестивале узачак. Әлеге чара Казандагы танылган “Пантера” камера балеты башлангычы белән үтәчәк.
ТР Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, бу фестивальдә катнашу өчен Казанга Россия генә түгел, бөтен Аурупадан танылган биючеләр һәм хореографлар - Филлип Бенджамен Дженкинз (Австралия-Дания), Сорен Линдинг Уруп һәм Лотте Сай (Дания), Марта Ладжански (Венгрия), Владимир Голубев (Россия, Челәбе) киләчәк.
6-7 ноябрьдә хореография осталары - Владимир Голубев, Лотте Сай һәм Марта Ладжански күрсәтмә дәресләр бирәчәк. 8 ноябрьдә К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының фестивальдә катнашучылар белән матбугат конференциясе узачак. Анда “Хәзерге заман биюе – аралашуның бер чарасы” темасы күтәреләчәк. Конференциядә Копенгагендагы Хәзерге заман биюе мәктәбенең сәнгать директоры, хореограф Лотте Сай, биюче, хореограф Марта Ладжански, хореограф, биюче, педагог Владимир Голубев, Казан хореографы, “Пантера” камера балеты җитәкчесе Наил Ибраһимов катнашачак.