2 ноябрьдә “Мир” кинотеатрында Татарстанның халык артисты Әлфия Авзалова турында документаль фильм күрсәтелә

Фильм “Таң” студиясе тарафыннан “Татаркино” теләктәшлегендә төшерелгән

(Казан, 1 ноябрь, “Татар-информ”). Татарстанда легендар татар җырчысы, Россиянең атказанган артисткасы, Татарстанның халык артисты Әлфия Авзалова турында документаль фильм төшерелде. “Моң патшабикәсе” дип аталган кинокартинаны 2 ноябрьдә “Мир” кинотеатрында күрергә мөмкин булачак.

Әлеге фильм Әлфия Авзалованың язучы Рабит Батулла белән әңгәмәләренә нигезләнгән. Рабит Батулла “Моң патшабикәсе”нең сценарий авторы һәм режиссеры булып тора. 1997 елдан бирле видеотасмаларга яздырылган әңгәмәләр җырчының тормышын, сынауларга бай иҗатын, киләчәккә планнарын ачып сала.

“Моң патшабикәсе”н караганнан соң, “Мир” кинотеатрында фильмны төшерүчеләр белән очрашу була.

Фильм “Таң” студиясе тарафыннан “Татаркино” теләктәшлегендә төшерелгән, дип хәбәр итә әлеге оешманың матбугат хезмәте.