Петербург рәссамы Роман Абдуллин Россия сәнгать академиясе медале белән бүләкләнде

Роман Абдуллин Бөек Ватан сугышы геройларына багышланган картиналар сериясе ясаган.

(Казан, 1 октябрь, «Татар-информ»). 21 сентябрьдә Санкт-Петербургта яшәүче яшь рәссам Роман Абдуллин Россия Сәнгать академиясенең алтын медале белән бүләкләнде.

Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге хәбәр иткәнчә, Роман Абдуллин Бөек Ватан сугышы геройларына багышланган хезмәтләр сериясе өчен бүләкләнә. Медальне Россия Сәнгать академиясенең президенты Зураб Церетели тапшырды.

Шулай ук Россия рәссамнар берлеге Роман Абдуллинны «Рухият. Традицияләр. Осталык» алтын медале белән бүләкли. Медальне Россия Рәссамнар берлеге рәисе Андрей Ковальчук Зураб Церетели исемендәге сәнгать галереясе — музей-күргәзмә комплексында «Сугыш һәм Тынычлык» күргәзмәсен ачу тантанасында тапшырды.

Татарстан Республикасының Даими вәкиллеге Казанда, Санкт-Петербургта һәм Ленинград өлкәсендә Роман Абдуллинның берничә күргәзмәсе оештырды. 2021 ел башында Роман Абдуллин рәсем сәнгате өлкәсендәге күренекле казанышлары өчен Муса Җәлил исемендәге Республика премиясе лауреаты булды.