Кариев театры Мәскәүдә «Мио, минем Мио!» спектакелен тәкъдим итәчәк

Астрид Линдгрен повестенә нигезләнгән спектакль татар телендә уйнала, рус теленә синхрон тәрҗемә була.

(Казан, 1 октябрь, «Татар-информ»). Кариев театры 1 сентябрь — 12 ноябрь көннәрендә Мәскәү һәм Санкт-Петербург шәһәрләрендә уза торган IV Халыкара зур балалар фестивале кысаларында «Мио, минем Мио!» спектаклен тәкъдим итә.

Берничә көн дәвамында фестиваль кысаларныда ике шәһәрнең дә төрле театр сәхнәләрендә спектакльләр, цирк тамашалары, кино- һәм анимацион фильмнар, балалар һәм яшьүсмерләр өчен әдәби әсәрләр күрсәтеләчәк. Үз эшләрен Россиянең 24 шәһәреннән һәм чит илләрдән 44 театр күрсәтәчәк. Бу хакта Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге хәбәр итте.

Швед язучысы Астрид Линдгрен повестенә нигезләнгән спектакль татар телендә, рус теленә синхрон тәрҗемә белән күрсәтелә.

Халыкара зур Балалар фестивале «Кече Ватан мәдәнияте» федераль партия проекты кысаларында Президент грантлары фонды, РФ Мәдәният министрлыгы һәм Мәскәү өлкәсе Мәдәният министрлыгы ярдәмендә үткәрелә.

Фестивальне Сергей Безруковның социаль-мәдәни проектларына ярдәм итү һәм үсеш фонды һәм Мәскәү Губерна театры оештыра. Сәнгать җитәкчесе — Россиянең халык артисты Сергей Безруков, диелә хәбәрдә.