Башкортстанда шагыйрь Рәми Гариповка багышланган шигърият бәйрәме булачак

Чарада шагыйрьнең әсәрләрен республиканың әйдәп баручы артистлары һәм коллективлары яңгыратачак.

(Казан, 1 октябрь, «Татар-информ»). «Шагыйрь көндәлеге» фильмын төшергән команда, режиссер Булат Йосыпов һәм Бөтендөнья башкорт корылтае Башкортстанның халык шагыйре Рәми Гариповка багышланган «Килер бер көн…» дип аталган шигърият кичәсе әзерли.

Тантана 14 октябрьдә, 19:00 сәгатьтә «Башкортстан» дәүләт концерт залында булачак, дип хәбәр итә «Башинформ» агентлыгы.

«Бәйрәм кунаклары Рәми Гарипов образын гәүдәләндергән «Шагыйрь көндәлеге» нәфис фильмы кадрларын беренчеләрдән булып күрәчәк», — дип сөйләде проектның матбугат сәркатибе Гөлнара Яруллина.

Чарада шагыйрьнең әсәрләрен республиканың әйдәп баручы артистлары һәм коллективлары яңгыратачак. Шагыйрьнең шигырьләрен яшь актер Арслан Крымчурин һәм М. Кәрим исемендәге Милли яшьләр театры, М. Гафури исемендәге Башкорт дәүләт драма театры һәм Рус драма театры артистлары укыячак.

«Хәзер „Шагыйрь көндәлеге“ фильмын монтажлау эшләре бара. Фильмның премьерасы февральдә, шагыйрьнең 90 еллыгын бәйрәм иткәндә булыр дип планлаштырыла. Төп прокат 2022 елның сентябрендә булыр дип көтелә, ә прокатка кадәр фильмны фестивальләрдә танытуны оештырачакбыз», — дип сөйләде Булат Йосыпов.