Азнакайда Илһам Шакиров истәлегенә җыр фестивале булды

Җирле артистлар, иҗат коллективлары җырчы репертуарындагы җырларны башкардылар.

(Азнакай, 1 октябрь, «Татар-информ», «Маяк», Резидә Шәрипова). Азнакай Мәдәният йортында Россиянең халык артисты, мәшһүр татар җырчысы Илһам Шакиров истәлегенә багышланган фестиваль узды. Җирле артистлар, иҗат коллективлары җырчы репертуарындагы җырларны башкардылар.

«Әлеге фестивальнең максаты — халык җырларын һәм татар композиторлары әсәрләрен пропогандалау, яшьләрне милли-мәдәни байлыкларга якынайту, талантларны ачыклау», — ди Мәдәният йорты директоры Ландыш Шәрәфиева.

Фестивальдә катнашучыларның барысына да дипломнар тапшырылды.