news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Актанышта Марсель Галиевка Гамил Афзал исемендәге премия тапшырылды

Бүләк Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтовның районга республиканың район башлыклары белән килгән эшлекле сәфәре барышында тапшырылды.

Актанышта Марсель Галиевка Гамил Афзал исемендәге премия тапшырылды
«Актаныш-информ»

(Актаныш, 1 октябрь, «Татар-информ», «Актаныш-информ», Рузилә Хәсәнова). Кичә Актанышның Әлфия Авзалова исемендәге мәдәният йортында Гамил Афзал исемендәге премия тапшырылды.  Быел исә әлеге премиягә «Кәефеңә көя төшермә» китабы өчен Марсель Галиев лаек дип табылды. Бу турыда Актаныш муниципаль районы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Әлеге әдәби премия 2011 елда Актаныш муниципаль районы һәм Татарстан Республикасының язучылар берлеге тарафыннан оештырылган иде. Шул вакыттан бирле ел саен әдәбиятның юмор һәм сатира үсешенә өлеш керткән бер язучы бүләкләнә.

Бүләк Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтовның районга республиканың район башлыклары белән килгән эшлекле сәфәре барышында тапшырылды. Чарада Актаныш районыннан чыккан язучылар, шагыйрьләр дә катнашты. 

«Бирегә республика районнарының җитәкчеләре, язучылары җыелды. Барыбызның кулында республикабызның язмышы да, теле дә, дине дә. Без бердәм булганда, бер-беребезне аңлаганда гына яшәвебезне дәвам итәбез. Татар халкы бөек халык. Ул шулай булып калырга, дәвамлы булырга тиеш», — диде Татарстан Республикасы Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов. 

«Бездә әдәбиятсыз, сәнгатьсез яши алмый торган халык көн күрә дисәк тә, дөрес булыр. Гамил Афзал исемендәге премияне дә үзебезнең җирлектән чыккан, үткен телле, сатирик язучыбызның иҗатына олы хөрмәт йөзеннән булдырдык», — диде район башлыгы Энгель Фәттахов. 

Бүләкне кулына алгач, Марсель Галиев үзенең рәхмәт сүзләрен ирештерде. 

«Гамил Афзал исемендәге премияне аның туган җирендә алу, үзе бер горурлык, мәртәбә дип саныйм. Гамил ага үзенең туган ягы белән һәрчак горурлана иде. Ул килеп кергән җирдә, гел юмор, берәр хикмәтле сүз булыр иде. Аның юморлары кешегә нур, ягымлылык өсти торган юмор иде. Шул ук вакытта тәхеттә утыручыларны да курыкмыйча тәнкыйтьли иде. Ул үзеннән соң калган каләм ияләренә дә көчле рух, илһам биреп торачак», — дие ул.

Гамил Афзалның иҗатына мәхәббәт тәрбияләү максатыннан укучылар арасында иҗат фестивале уздыру да матур гадәткә әйләнде. Укучылар аңа охшарга тырышып, иҗат итәләр, аның иҗаты белән кызыксыналар икән, бу инде татар әдәбиятына да мәхәббәт тәрбияләү дигән сүз.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100