Нурбәк Батулла “Щелкунчик”ның Минзәлә театрында нигә башта русча чыгуын аңлатты

Минзәлә театры Һофман әкиятенә нигезләнеп «Щелкунчик» пластик спектаклен чыгарды.

(Казан, 1 октябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Минзәлә театрында куелган «Щелкунчик» спектакленең вакытлыча рус телендә чыгуы билгеле булды - бу тәрҗемә тексты өлгермәүгә бәйле. Берничә көн элек театр җитәкчелеге «Татар-информ»га спектакльнең татар телендә булуы, атамасы гына русча булуын хәбәр иткән иде.

«Һофман әкияте нигезендә оригиналь сценарий язылды. Сценарийны Рабит Батулла тәрҗемә итте. Спектакль тапшырылганда, аның камил тәрҗемәсе эшләнеп бетмәгән иде. Режиссер Евгения Богинская китәсе булганга,  без аны камил тәрҗемәсез күрсәтергә мәҗбүр булдык. Шуңа текст мәсьәләсендә кыенлыклар килеп чыкты. Хәзер ул тәрҗемә әзер. Аның буенча аудио яздырачакбыз, мөгаен, минем тавыш белән булыр», - диде Нурбәк Батулла.

Ул «Щелкунчик»ның драма театры артистлары башкаруындагы пластик визуаль спектакль буларак куелуына басым ясады. Спектакльнең режиссеры– Евгения Богинская, хореографы – Нурбәк Батулла, рәссамы – Илшат Вилданов, ут куючы - Денис Иванов.

«Без сезгә  батырлык турында сөйләрбез. Төп героиня Мәрьям әкият дөньясына эләгә. Әкиятне аңа урсәтие (крёстный) Дроссельмейер сөйли: «Син генә Щелкунчикны коткара аласың!» Спектакль тукымасын пластик этюдлар, бию аша аңлатылган хисләр, кыска диалоглар, тынлык, хәрәкәт, Чайковскийның тылсымлы музыкасы, Һидаять Инаять ханның суфый музыкасы, яктылык һәм киемнәрдәге төсле таплар тәшкил итә. Бу - хореографның, режиссерның, рәссамның һәм ут куючының уртак эше», - диелгән спектакль турында белешмәдә.

«Декорацияләр һәм костюмнар минимализм өслүбендә хәл ителде. Пәрдә белән кулисалардан баш тартылды. Арткы конструкция Алман мигъмариятенең бер өслүбе - Фахверкны хәтерләтә. Текстның күбрәк өлеше аудиоязмада бара. Бу спектакль балаларга абстракт сәнгатьне һәм бию сәнгатен аңларга ярдәм итә. Заманча спектакльлар карарга әзерли», - диде Нурбәк Батулла.

Спектакль чыгарылганда, театр үз көче белән ясалган тәрҗемәдән файдаланган. Сәхнә әсәренең Рабит Батулла тәрҗемәсендәге премьерасы театр гастрольләрдән кайткач ноябрь-декабрь айларына планлаштырылган.