Опера һәм балет театры артистлары Голландиягә китә

Иртәгә, 2 октябрьдә, М.Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театрының опера труппасы Аурупага гастрольләргә китә

(Казан, 1 октябрь, “Татар-информ”). Иртәгә, 2 октябрьдә, М.Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театрының опера труппасы Аурупага гастрольләргә китә. Инде 4 октябрь көнне театр артистлары Голландиянең Дронтен каласында Г.Доницеттиның “Лючия ди Ламмермур” операсын күрсәтәчәк. Гастрольләр программасына шулай ук Дж.Вердиның “Трубадур” операсы кертелгән.
Театрның матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, бу 1,5 ай эчендә ике спектакль 35 тапкыр тәкъдим ителәчәк. Спектакльләр Амстердам, Гаага, Роттердам, Гауда һәм башка шәһәрләрендә уйналачак.
Анда театр солистлары – Альбина Шаһиморатова, Владимир Васильев, Юрий Ившин, Юий Петров, Светлана Смирнова, театр хоры һәм оркестры, чакырылган солистлар – Алманиядән Ирина Гагитэ, Беларусь зур театрыннан Станислав Трифонов, Гөлзат Даурбаева, Дина Хәмзина (Казахстан), Игорь Борко, Екатерина Стращенко, Сергей Ковнир (Украина Милли операсы), Екатерина Егорова (Санкт-Петербург, Михайлов театры), Чыңгыз Аюшеев, Евгения Афанасьева, Сергей Балашов, Андрей Бреус (Станиславский һәм Немирович-Данченко исемендәге Мәскәү музыка театры) һәм башкалар җәлеп ителәчәк.