Рөстәм Абязов Халыкара музыка көненә багышлап концерт бирә

Бүген Казан дәүләт университетының актлар залында Татарстанның халык артисты, танылган дирижер Рөстәм Абязов җитәкчелегендәге «La Primavera» Казан дәүләт камера оркестры Халыкара музыка көненә багышлан

(Казан, 1 октябрь, “Татар-информ”). Бүген Казан дәүләт университетының актлар залында Татарстанның халык артисты, танылган дирижер Рөстәм Абязов җитәкчелегендәге «La Primavera» Казан дәүләт камера оркестры Халыкара музыка көненә багышланган концерт тәкъдим итә.

 La Primavera" коллективы 1989 елда оеша. Ул вакытта оркестрга энтузиастлар гына җыелган була. Бары тик зур тырышлык нәтиҗәсендә генә коллективны Казан дәүләт университеты күреп ала һәм үзенең камера оркестры итеп билгели.

"La Primavera" итальян теленнән тәрҗемә иткәндә "яз" мәгънәсен аңлата. "Яз" Вивальди циклыннан оркестр башкарган беренче әсәр була. 1996 елда коллективка "Казан муниципаль камера оркестры", 1999 елда "Казан дәүләт камера оркестры" дәрәҗәләрен бирәләр. Оркестр Россия, Алмания, Молдова, Украина, Швеция, Франция, Греция, Тунис, Испания кебек илләрдә чыгышлар ясый.

Оркестр репертуарын чит ил һәм татар классик музыкасы тәшкил итә. Дирижер Рөстәм Абязовның скрипка һәм камера оркестры өчен татар халык җырлары темасына язылган сюита, С.Сәйдәшев җырларына фантазия, скрипка һәм симфоник оркестры өчен "Тукай образлары" сюитасы, скрипка һәм камера оркестры өчен Р.Яхинның "Китмә, китмә, сандугач" романсына язылган импровизация һәм башкалар зур уңыш казана.

Исә төшереп үтәбез, быел оркестр үзенең 20 еллыгын билгеләп үтә. 23 сентябрьдә “Фестиваль эчендә фестиваль” программасы белән оркестр 2009-2010 елгы яңа сезонын ачты. Бүген исә концертлар циклы кысаларында узачак кичәдә оркестрның концертмейстеры, халыкара конкурслар лауреаты Елена Рольбина скрипкада уйнаячак. Оркестр башкаруында Вольфганг Моцарт, Эдуард Элгар, Иоганнес Брамс, Пабло Сарасате әсәрләре яңгыраячак. 

2 октябрьдә Россия халык артисты Дмитрий Певцов һәм Мәскәүнең “CarTuch” рок-төркеме солистлары “La Primavera” оркестры белән уртак концерт бирәчәк. Бу тамаша  Рөстәм Абязов җитәкчелегендәге «La Primavera» Казан дәүләт камера оркестры оештырган юбилей концертлар циклын тәмамлаячак, дип хәбәр итә оркестрның рәсми сайты.