Уфадагы татар имамы вәгазьләр китабы чыгарды

Уфадагы “Ихлас” мәчете имам-хатибы, асыл татар егете Мөхәммәт хәзрәт Галләм тормышында истәлекле вакыйга
(Уфа, 1 октябрь, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Уфадагы “Ихлас” мәчете имам-хатибы, асыл татар егете Мөхәммәт хәзрәт Галләм тормышында истәлекле вакыйга.
Рамазан ае тәмамлануга үзенә зур бүләк эшләде ул. Башкортстанның Зәйнәп Биишева исемендәге “Китап” дәүләт нәшриятында Мөхәммәт хәзрәтнең вәгазьләреннән торган саллы гына китап дөнья күрде.
“Әхлак гүзәллекләре” дип аталган бу җыентыкта имам-хатипның йөздән артык вәгазе һәм нәсихәте тупланган. Китап ике өлешән тора. Беренче бүлеге – “Динебез – Ислам” дип аталса, икенчесе – “Мөселман әхлагы” дип исемләнгән.
Китапта Ислам дине кануннары буенча яшәргә, сабыр, мәрхәмәтле, тәрбияле булырга өндәгән вәгазьләр һәм нәсихәтләр зур күпчелек урынны били. Җыентык дөнья диннәренең берсе булган Ислам тәгълиматен халыкка җиткерү максатын күздә тотып, киң катлам укучыларга да тәгаенләнгән. Шулай итеп дин әһелләренә генә түгел, ә үзен чын мөэмин-мөселман дип исәпләгән һәммә кешегә файдалы кулланма-әсбап булачак ул.
Китап 3 мең данәдә ташка басылган. “Әхлак гүзәллекләре” китабы белән кичә Уфадагы “Конгресс-холл” бинасында, Ураза бәйрәм уңаеннан оештырылган дини-мәдәни кичәдә, тантаналы тәкъдим итү-таныштыру үтте.