Борынгы диңгез ияләре – Табигать тарихы музеенда

Бүген Татарстан Табигать тарихы музеенда “Осталар иҗат иткән борынгы диңгез” күргәзмәсе ачылды
(Казан, 1 июль, “Татар-информ”, Ләйсән Әсәдуллина). Бүген Татарстан Табигать тарихы музеенда “Осталар иҗат иткән борынгы диңгез” күргәзмәсе ачылды. Экспозициядә Ульяновскиның эшмәкәр, коллекционер Андрей Натариус җыйган һәм аның “Лита” фирмасында тупланган эшләнмәләр тәкъдим ителгән.
Музей директоры Фәридә Батырова “Татар-информ”га хәбәр иткәнчә, Юр дәверендә Ульяновск өлкәсе һәм республикабызның Тәтеш районы территориясендә Рус диңгезе булган. Анда күпләп моллюсклар-аммонитлар яшәгән. Аларның калдыклары сакланган һәм Ульяновскиның Осталар гильдиясенә кергән кешеләр, казып чыгарылган табигый материалларны файдаланып, эшкәртеп, диңгез җәнлекләренең төрле фигураларын ясаган. Эшләнмәләрнең күбесе Ульяновск өлкәсендә табылган “симбирцит” дигән таштан эшләнгән.
“Безнең күргәзмә Табигать һәм Кешенең тудырырга, иҗат итәргә сәләтле ике даһи көч булуын раслый. Табигать безнең көнгә кадәр моннан 200-150 миллион еллар элек яшәгән җан ияләре калдыкларын, септарийларны (төрле форма ала торган, балчыктан ташлар) саклаган. Бүген кеше ярыклары төрле рәсем формаларын ала торган иң эре септарийларны декоратив-гамәли материал буларак файдалана. Аннан төрле сувенирлар эшләнә. Шундый эшләнмәләрне безнең күргәзмәдә дә күреп була. Алар арасында моллюсклар фигуралары, кальмарның борынгы бабалары калдыклары, таштан ясалган хайваннар фигуралары зур кызыксыну уята”, - диде Фәридә Батырова. Күргәзмә кунаклары 70 экспонат белән таныша ала. Экспозиция 2011 елның февраленә кадәр дәвам итәчәк.