Уфа иҗатчысының яңа альбомы Казанда дөнья күрде

Гөлнара Рәшитованың яңа альбомына егермедән артык җыр кергән
(Уфа, 1 июль, «Татар-информ», Фәнис Фәтхуллин). Башкортстанда яшәп иҗат итүче талантлы татар кызы, композитор һәм бихисап җырлар текстлары авторы Гөлнара Рәшитованың чираттагы альбомы дөнья күрде.
Бу юлы үзе язган җырларны үзе башкаруында компакт тәлинкәгә салды Г. Рәшитова. Бу эшне Казандагы “Барс-медиа” ширкәте башкарып чыкты. Яңа альбомга егермедән артык җыр кергән.
Гөлнара Рәшитова соңгы елларда җимешле иҗат итүче талант ияләренең берсе. Һәр елны йөздән артык популяр җырлар яза торган талантлы автор ул. Җыр сәнгатенә дә ул нәкъ менә җырлар өчен язылган тирән эчтәлекле һәм халыкчан шигырьләр авторы буларак килеп кергән иде. Талантлы кеше һәр нәрсәдә талантлы була дигәндәй, соңрак Гөлнара туташ үзе дә шигырьләренә көйләр язарга остарып китте. Хәзер аның җырларын Башкортстан белән Татарстандагы күп кенә танылган сәнгать йолдызлары һәм яшь җырчылар башкара.
Элегрәк Гөлнара Рәшитова “Җырлыйк әле, дускайлар” дип исемләнгән яңа альбомнарын Уфадагы киң билгеле “Моң” студиясендә чыгарган иде. Андагы иң яңа җырларны танылган җырчылар Айдар Галимов, Фәдис Ганиев, Лилия Биктимерова, Гөлсем Бикбулатова һәм башка популяр җырчылар башкара.
Казандагы «Барс-Медиа» студиясе белән исә Гөлнара Рәшитованың моңа кадәр дә иҗади хезмәттәшлеге булган иде. Аның «Гөлнара Рәшитова җырлары» дип аталган альбомы дөнья күргән иде анда. Әле “Барс-медиа” студиясендә чыккан яңа җырлар җыентыгы да Г.Рәшитовага яңадан да канатланып җимешле иҗат итүгә илһам бирер.