Татар китабы йорты алдына татар интеллигенциясен җәлеп итү бурычы куелган

Бүген Казанның Островский урамында реконструкциядән соң Татар китабы йорты ачылды.

(Казан, 1 июнь, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова). Татар китабы йорты алдына татар интеллигениясен туплау бурычы куелган. Бу хакта бүген Татар әдәбияты тарихы музее һәм Шәриф Камал мемориаль фатирында экспозицияләрнең тәкъдим иткәндә Татарстан Милли музее генераль директоры Гөлчәчәк Нәҗипова әйтте.

Бүген Казанның Островский урамында реконструкциясән соң Татар китабы йорты ачылды. Бина буйлап беренче экскурсиядә күренекле әдипләр Разил Вәлиев, Гәрәй Рәхим, Лирон Хәмидуллиннар, Шәриф Камалның нәсел дәвамчылары булган Байгилдеевлар катнашты.

Гөлчәчәк Нәҗипова килүчеләрне музейның кыскача тарихы, аның концепцияләре белән таныштырды. Музейның татар әдәбияты өчен тәрҗемә үзәге булуына ышаныч белдерде. Бинаның кеше белән шыгрым тулы булуын теләде.

Экспозицияләр музей бинасында узган тергезү һәм тернәкләндерү эшләре тәмамланганнан соң беренче тапкыр тәкъдим ителде.

Шәриф Камал музее 1950 елда XIX гасыр башында Казанның үзәк урамнарының берсендә урнашкан ике катлы кирпеч бинада ачылып китә. Язучы 1928-1942 ел аралыгында үзенең гаиләсе белән биредә яшәгән.