Украина башкаласында “Киев сандугачы” фестивале үтәчәк

Украина башкаласында “Киев сандугачы” фестивале үтәчәк

(Симферополь, 1 июнь, “Татар-информ”, Диләвәр Османов). 16-18 июньдә Киевта “Киев сандугачы” исемле икенче татар җыры фестивале үтәчәк һәм анда Украинаның Донецки, Лугански, Харьков, Кырым һәм Кировоград өлкәләреннән җыр-бию коллективлары һәм аерым башкаручылар катнашачак.

Бөтенукраина татар мәдәни үзәге рәисе Канәфия Хөснетдиновның “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә белдерүенчә, быелгы фестивальдә Казаннан да Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының бүлек мөдире Рөстәм Гайнетдинов җитәкчелегендәге делегация, шулай ук Балтыйк буе илләреннән һәм Белоруссиядән 10 җырчы катнашачак.

Украинаның халык артисты, профессор Феми Мостафаев, Кырымтатар һәм Украина җырчылары Эльзара Баталова һәм Әлфия Шевченколар кергән жюри составын Мәскәүдән Россиянең атказанган артисткасы Наилә Фатехова җитәкли.

“Киев сандугачы”на яңадан “Татнефть” акционерлык җәмгыяте, ТРның Украинадагы Сәүдә вәкиллеге һәм Украинаның татар эшмәкәрләре иганәчелек ярдәме күрсәтәчәк.

Фестивальдә катнашучыларны кабул итү буенча барлык чыгымнарны да оештыручылар үз өстенә ала.