“Раззадоры” ансамбле котлаулар кабул итә

“Раззадоры” ансамбле котлаулар кабул итә

(Мәскәү, 1 июнь, “Татар-информ”, Рафис Измайлов). Мәскәүнең П.И.Чайковский исемендәге концерт залында “Раззадоры” халык биюләре ансамбле үзенең 15 еллык юбилеен билгеләп үтте. Шушы унбиш ел буена аның алмашсыз җитәкчесе һәм баш балетмейстеры булып милләттәшебез Хәбибулла Габдулла улы Ганиев торды.

Хәбибулла Ганиев – иҗади даирәләрдә Ринат Ганиев буларак билгеле шәхес. Ул Татарстанның Аксубай районы Ново-Ибрайкино авылында колхозчы гаиләсендә туган һәм үзенең иҗат юлын үзешчән сәнгать аркылы башлап җибәргән. Бию сәләтен ачу һәм аны югары сәнгать дәрәҗәсенә кадәр күтәрүдә аңа беренче укытучысы – хореограф һәм балетмейстер Әхмәт Кәлимуллин, соңыннан “Березка” ансамбле җитәкчесе, легендар Надежда Надеждина ярдәм иткән. Мәскәү мәдәният институтын тәмамлагач, Р.Ганиев әлеге танылган коллективта 20 ел эшләгән һәм бөтен дөньяны диярлек гизеп чыккан.

“Березка”дан киткәч тә, ул бию сәнгате белән хушлашмый, киресенчә, җиң сызганып эшкә тотына һәм үзенең “Раззадоры” ансамблен оештыра. Энергиясе ташып торган талантлы шәхес өчен бу гамәл генә аз тоела һәм “Балалар һәм яшьләр иҗаты үзәге”н ачып җибәрә. Әлеге үзәк оешуга да быел 10 ел тулачак. П.И.Чайковский исемендәге концерт залында үткәрелгән юбилей кичәсендә дә мөлаем җитәкче һәм талантлы балетмейстер, Россия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәре, Халыкара сәнгать академиясе академигы, Польша бию академиясе профессоры, “За возрождение России. XXI век” ордены кавалеры һәм бер мең ярым баланы үзенә сыендырган “Балалар һәм яшьләр иҗат үзәге” президенты Р.Ганиевны котларга Россиядән генә түгел, ә якын һәм ерак чит илләрдән дә бик күп бию коллективлары килгән иде. Үзенең танылган якташын Татарстан да җылы котлады. Юбилярны тәбрикләргә Казанның Светлана Ишкузина җитәкләгән “Бәхетле балачак” ансамбле килгән иде. Ә Татарстан исеменнән котлау сүзен Татарстанның Россиядәге тулы хокуклы вәкиллегенең җәмәгатьчелек белән элемтәләр бүлеге җитәкчесе Зөһрә Миңнеханова әйтте һәм юбилярга бик матур чәчәк бәйләме тапшырды.