Разил Вәлиев: Мәрәтхуҗага Туфан абыйны сагынып кайттык

Дәүләт эшлеклесе, драматург Туфан Миңнуллин үзенең туган авылындагы йортын татар язучыларының иҗат йорты итеп күрергә теләгән.

(Казан, 1 май, «Татар-информ», Лилия Гаделшина). Бүген күренекле драматург, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе Туфан Миңнуллинны искә алып, Татарстанның Кама Тамагы районында урнашкан туган авылында Коръән ашы үткәрелде. «Туфан абый өчен дөньяда Мәрәтхуҗадан да  матуррак, ямьлерәк авыл юк иде. Мин бүген  бирегә аны сагынып килдем», – диде Коръән ашына кайткан Татарстан Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе, Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиев.

«Шушылай яз җиттеме, Туфан абый авыл, бакча турында сөйли башлый иде. Монда ул рәхәтләнеп, кишер, чөгендер, суган үстерә иде. Без Туфан абый белән бер елны Азнакайда бүләк ителгән атны Мәрәтхуҗага кадәр алып кайткан идек. Атка арба тагып, биш көнлек юл үттек. Авыл янына, Иделнең каршы ярына килеп җиткәч, Туфан абый, баржа табып, атны икенче ярга чыгардык. Безне каршы алырга бөтен авыл халкы чыкты... Туфан абый белән күңелле вакыйгалар күп булды, истәлекләрне мин китап итеп язарга хыялланам», – дип искә алып сөйләде Разил Вәлиев.

2 майда Туфан Миңнуллинның вафатына 5 ел тула. Драматургның гаиләсе – хәләл җефете, күренекле артистка Нәҗибә Ихсанова, кызы һәм кияве – Әлфия һәм Корбангали Юнысовлар көче һәм авыл халкы ярдәме белән үткәрелгән Коръән ашына Мәрәтхуҗа Казаннан бик күп кунаклар кабул итте. Драматургның туганнары һәм Татарстан  Дәүләт Советы вәкилләреннән тыш, Г.Камал театрыннан директор Илфир Якупов, баш режиссер Фәрит Бикчәнтәев, Туфан Миңнуллин белән бергә укыган щепкинчылар – Әзһәр Шакиров, Гөлсем Исәнгулова, мөхтәрәм артистка Наилә Гәрәева, Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов һәм башкалар бар иде. Коръәнне Туфан Миңнуллин төзеткән авыл мәчете имамы Илдус хәзрәт укыды.

Туфан Миңнуллинның Мәрәтхуҗадагы бүрәнәдән салынган йортына, шулай ук туган нигезе –- әти-әнисе яшәгән таш йортка, «Туфан» чишмәсенә узган ел депутат, хәйрияче Лотфулла Шәфыйгуллин җитәкчелегендәге «Таттелеком» оешмасы ремонт ясаган. Туган нигезе озак еллар авылның башлангыч мәктәбе булып торган, таушалган бинаны төзекләндергәч, драматургның тормыш һәм иҗат юлын чагылдырган музей экспозициясе эшләнгән. Туфан Миңнуллинны искә алу Коръән ашында Лотфулла Шәфыйгуллин үзе дә бар иде. Язучының өч буын туганы, олы яшьтәге Венера апа Сәлимуллина аңа бөтен авылдашлары исеменнән изге гамәлләре өчен рәхмәтләрен җиткерде.

Туфан Миңнуллин тырышлыгы белән төзелгән авыл клубының директоры Айрат Кадыйров искәрткәнчә, хәзер клубта Туфан Миңнуллинның гомер буе туплаган китапханәсе ачылган, аннан теләгән һәркем файдалана ала. «Авылдагы мәдәни чаралар клубта гына түгел, Туфан Миңнуллин музей-йортында да оештырыла. Кешеләр кызыксына, килә, карый», –- ди Айрат Кадыйров. Аның 10 нчы сыйныфта укучы улы Салават та башлангыч белемне Миңнуллиннар йортындагы мәктәптә алган. Әтисенең горурлыгы, яшь шагыйрь, быел «Илһам» Халыкара иҗади конкурста катнашып, беренче урынны яулаган: Мәрәтхуҗа егете танылган якташы кебек әдип булырга тели икән.

Разил Вәлиев: "Туфан Миңнуллин авылдагы йортын язучылар иҗат йорты итәргә ниятли иде", - ди. «Моны ничек тормышка ашырып була, уйларга кирәк. Әлбәттә, бу - чыгымнар, шартлар булдыруны таләп итә торган проект», – ди депутат.

Туфан Миңнуллинны искә алу җыенында катнашкан Кама Тамагы районы хакимияте башлыгы Павел Лоханов белдергәнчә, Туфан Миңнуллин йортын дәүләт карамагына тапшыру турында сөйләшүләр көтелә. Район башлыгы бу уңайдан республиканың Мәдәният, Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыкларына мөрәҗәгать иткәнен әйтә. «Мәрәтхуҗада Туфан Миңнуллин музеен яшәтергә, аны туристлык маршрутына кертү өчен тырышачакбыз», – дип вәгъдә итте район башлыгы. Мәгълүм булганча, Кама Тамагы районы үзәгендә дә Туфан Миңнуллин музее эшләп килә.

«Әти кебек үз авылын яраткан кешене мин белмим. Бүтәннәр дә туган авылларын яратадыр, ләкин ул алардан йөз тапкыр күбрәк яратты. Мәрәтхуҗага кайтса, көн буена өйдән кеше өзелми, һәркем үз гозере белән килә иде. Авылда берәрсе яңа йорт салса, бала туса, димәк, әле авыл яшәячәк, дип куанып туя алмый иде. Авылын, авылдашларын бик якын итте ул. Әтинең йортына хәзер дә сукмак суынмасын иде. Мин авылдашларга аны рухи үзәк, «мәхәллә йорты» итеп файдаланырга тәкъдим итәм», –- дип, фикерләрен җиткерде драматургның кызы Әлфия ханым Миңнуллина-Юнысова.