Оливер Стоун Владимир Путин турында фильм төшерәчәк

Аның сүзләренчә, картина Россия дәүләте башлыгы белән диалог формасында булачак.

(Казан, 1 май, "Татар-информ"). Россия президентына "Альтернатив караш"ны тамашачыларга Америка кинорежиссеры Оливер Стоун тәкъдим итәргә булган. Ул Владимир Путин турында фильм төшерә башлавы турында Sydney Morning Herald басмасына сөйләгән. Бу хакта "Российская газета" хәбәр итә.

Аның сүзләренчә, картина Россия дәүләте башлыгы белән диалог формасында булачак. Фильмны төшерә башлау турында әле рәсми игълан булмаган. 

Стоунның аңлатуынча, аның фильмы "Путин 2000 елда беренче тапкыр президент булганнан соң, аның дөнья вакыйгаларына карашын тасвирлый”. Без, америкалылар, берни дә ишетмәгәннәргә  Путин үз мөнәсәбәтен белдерәчәк, дип җиткерә режиссер. Фильмны төшерү төркеме ике ел дәвамында Россия президенты белән дүрт тапкыр очрашкан инде. Башта Стоун Путин белән шулай ук фильмга кергән Эдвард Сноуден турында фикер алышкан. "Шуннан ышаныч туды: ул минем редакцияләмәячәгемне аңлады", -дигән Оливер Стоун. Үз вакытында ул Ричард Никсон, Джони Кеннеди, кече Джордж Буш турында фильмнар төшергән режиссер.