Евровидение оештыручылары гамәлдә булмаган урыннарга меңләгән билет саткан

“Евровидение – 2017” җыр бәйгесе финалын быел Киевта, 13 майда уздыру планлаштырылган.

(Казан, 1 май, "Татар-информ"). Евровидение-2017гә әзерләнгәндә,  оештыручылар булмаган урыннарга ике меңләп билет саткан. Шулай да оештыручылар аларны алыштырырга яки акчасын кире кайтарырга әзер. Бу хакта Concert.u билетлар сату сервисы җитәкчесе Дмитрий Феликсов “Башкала тавышы” радиостанциясе эфирында җиткергән.

“Евровидение – 2017” оештыручылары гамәлдә булмаган урыннарга яки тамашаны къреп булмый торган урыннарга ике меңләп билет саткан. Бу хәл залга сәхнәне урнаштырганчы булган. Ттөзелеш эшләре барганда, планда үзгәрешләр килеп чыккан һәм тамашачы залы схемасы үзгәргән. Шунлыктан хәзер кайбер “яраксыз” билетлар алыштырыла яки акчасы кире кайтарыла, дип аңлаткан радиостанциядә интервьюда Дмитрий Феликсов.

Искәртеп үтик, “Евровидение – 2017” җыр бәйгесе финалы быел Киевтаә, 13 майда булачак.