Татарстан мәдәни үзәкләр төзелешенә федераль субсидия алачак

Россия Хөкүмәте Буа һәм Азнакайда үзәкләр төзелешен финанслашуга 99,8 млн. сум акча бүлеп бирәчәк

(Казан, 1 апрель, «Татар-информ»). Россия Хөкүмәте быел мәдәни үсеш үзәкләрен төзүне финанслашу өчен ил субъектлары бюджетларына федераль бюджеттан бирелә торган субсидияләр бүлүне раслады.

Россия Хөкүмәте сайтында урнаштырылган карар нигезендә, Татарстан 99,8 миллион сумга якын субсидия алачак. Аларның яртысы (49,9 млн. сум чамасы)  Буада, ә икенче өлеше Азнакайда мәдәни үсеш үзәге төзелешенә тотылачак.

Илнең барлыгы 18 субъекты 22 мәдәни үзәкне сафка бастыру өчен 1097,8 млн. сум күләмендә субсидия   алачак.