Төмәндә татар фольклор әсәрләрен иң яхшы башкаручыларны ачыклыйлар

Быел мөнәҗәт һәм бәетләр башкаручылардан да заявкалар кабул ителгән

 (Казан, 1 апрель, “Татар-информ”). 4 апрель көнне Төмәндә Себер этнографы Фуат Вәлиев истәлегенә багышланган V төбәкара татар фольклор фестиваленең финалы була.

Ике атна эчендә жюри Төмән өлкәсенең көньягында − татарлар яшәүче шәһәр һәм авылларда булып, сайлап алу турлары уздырган. Фольклор әсәрләрен башкаручы иң яхшыларны 7 номинациядә билгеләгәннәр. Быел комиссия 100дән артык номер караган.

Фестивальне оештыручы Вәлимә Ташкалова сүзләренчә, быел бәет һәм мөнәҗәтләр башкаручылардан да катнашуга заявкалар кабул ителгән. “Фестивальнең төп максаты һәм бурычлары — традицион татар мәдәниятен, себер-татар фольклорын пропагандалау, үзенчәлекле гореф-гадәтләрне саклау һәм яңарту, этнографик төркемнәрне һәм аерым башкаручыларга социаль ярдәм күрсәтү”, - диде ул.

Инде 5 ел дәвамында жюрига ТР Мәдәният министрлыгының Традицион мәдәниятне үстерү республика үзәге директоры, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе, филология фәннәре кандидаты Фәнзилә Җәүһәрова рәислек итә. Фестивальне Төмән өлкәсенең Татарлар конгрессы һәм өлкәнең Милләтләр буенча комитеты белән Мәдәният департаменты оештыра, дип хәбәр итә әлеге конгрессның матбугат хезмәте.