Казанда “Елмаюың белән уртаклаш!” бәйрәме узды

Бәйрәмне төп оештыручыларның берсе - “Чаян” сатирик журналы

(Казан, 1 апрель, «Татар-информ», Максим Кирилов). Бүген Казанның Иске Татар бистәсендә Кабан күле буенда “Елмаюың белән уртаклаш!” (“Поделись улыбкою своей!”) бәйрәм тамашасы узды.

Бәйрәмне төп оештыручыларның берсе “Чаян” сатирик журналы булса, ә кунаклар - якындагы мәктәпләрдә укучылар һәм аларның ата-аналары.

Иске Татар бистәсенә килүчеләр өчен матур һәм җылы, җырлы һәм уен-көлкеле бәйрәм оештырылды. “Бүген иң мөһиме – ул елмаеп яшәүче Казан хөрмәтенә җырлар, мәзәкләр, кояшлы шатлыклы көн”, - дип билгеләп үтте бәйрәмнәр оештыручы һәм “Татар бистәсе” арт-директоры Фәридә Бибере.

Ачык төстәге һәм матур костюмнар кигән аниматорлар балаларны кызыклы конкурслар белән мавыктырды. Бу көнне беркем дә игътибардан читтә калмады. Бүген “Чаян” журналы мөхәррирләре өчен Көлке көне чын һөнәри бәйрәм, алар көче белән бистә территориясендә карикатуралар күргәзмәсе оештырылган иде.

Рәссам-карикатурачы Вячеслав Бибишев бәйрәмгә килүчеләр өчен карикатуралар һәм шарж ясау буенча мастер-класс үткәрде. Шул ук вакытта “Чаян” журналы рәссамнары балалар һәм аларның ата-аналары шаржларын бушлай ясады. Истәлекле портретларга беркем дә битараф калмады. “Көлке көне – республикада “Чаян” кебек юмористик журнал булуын искә төшерү мөмкинлеге дә”, - дип ассызыклады “Чаян” журналы баш мөхәррире Рафаэль Хәлилуллов.

Бәйрәм чарасы күккә шарлар җибәрү белән тәмамланды.