news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстан башлыгы Шәйморатов турындагы спектакльне укучыларга күрсәтергә кушты

Республика җитәкчесе шулай ук балаларны йөртмәс өчен труппаны Башкортстанның зур шәһәрләренә чыгарырга тәкъдим итте.

(Казан, 1 март, «Татар-информ»). Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров төбәк мәгариф һәм мәдәният министрлыкларына генерал Шәйморатов турында «Потомки Салавата не отступят» спектаклен укучыларга күрсәтү мәсьәләсен хәл итүне йөкләде.

«Балаларны әлеге спектакльгә алып барыгыз. Юк-бар караганчы бу спектакльне карасыннар. Анда кешенең һәр гамәле уникаль, хәтта безне, өлкәннәрне дә елата», — диде Радий Хәбиров. Бу турыда «Башинформ» яза.

Республика җитәкчесе шулай ук балаларны йөртмәс өчен труппаны Башкортстанның зур шәһәрләренә чыгарырга тәкъдим итте.

Моннан тыш, ул Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте вәкилләренә театрларда утыру урыннарын арттыру үтенече белән мөрәҗәгать итте, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100