Ульяновск өлкәсендә «Татар моңы» конкурсының сайлап алу турында утыз кеше катнашкан

Марий Эл республикасыннан һәм Самара өлкәсеннән бер генә башкаручы да килмәгән.

(Казан, 1 март, «Татар-информ»). Ульяновскида И.Шакиров исемендәге «Татар моңы» Халыкара татар жыры конкурсының сайлап алу туры узды. Анда Идел буе төбәкләреннән утыздан артык җырчы һәм татар халык уен коралларында уйнаучы үзешчән сәнгать осталары катнашты. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы сайтында хәбәр ителә.

Татарстанның халык артистлары Фердинанд Сәлахов, Вил Усманов, Татарстанның атказанган артисты Гөлдания Хәйруллина өч сәгать дәвамында, төбәкләрдән килгән иң оста башкаручыларны тыңлап аларга бәя бирде.

Һәрбер катнашучы ничек кенә матур итеп җырларга тырышса да, бәйгедә җиңүчеләр булырга тиеш. Мәртәбәле хөкемдар Казанда узачак моң ярышына Ульяновск өлкәсеннән Илдар Насыйров, Алинә Әсматуллова, Марат Рамазанов, Ренат Агаев, Чувашстаннан Әлфинә Вәлиева, Марат Хисаметдиновка Казанның зур сәхнәсендә чыгыш ясарга тәкьдим иттеләр.

Кызганыч, конкурсның нигезләмәсе һәм чакыру ике ай алдан җибәрелсә дә, Марий Эл республикасыннан һәм Самара өлкәсеннән бер генә башкаручы да килмәде.