"Яшьлек" журналы гыйнвар санының өчтән бере - Татарстан язучылары әсәрләре

Биредә Рәмис Аймәт, Алексей Егоров, Ркаил Зәйдулла, Рүзәл Мөхәммәтшин, Ленар Шәех, Луиза Янсуар шигырьләре урын алган.

(Казан, 1 март, “Татар-информ”). "Яшьлек" ("Юность") журналы гыйнвар санының өчтән береннән күбрәк өлеше Татарстан язучылары әсәрләренә багышланган. Бу хакта ТР Язучылар берлегенең матбугат хезмәте хәбәр итә. 

“Дөньяның милли бизәкләре” бүлеге татар классигы Аяз Гыйлаҗевның “Минем Казан” очергы белән башланган.

Шулай ук журналда Рәмис Аймәт, Алексей Егоров, Ркаил Зәйдулла, Рүзәл Мөхәммәтшин, Ленар Шәех, Луиза Янсуар шигырьләре урын алган. “Яшьлек” журналында “Казан утлары” журналы баш мөхәррире Рөстәм Галиуллинның “Дурачок” хикәясе Наил Ишмөхәммәтов тәрҗемәсендә тәкъдим ителгән.

Татарстан әдәбиятына багышланган бүлек Галина Булатова һәм Эдуард Учаровның очерклары белән тәмамлана. “Мирас” бүлегендә алар Казанның ХVIII гасыр ахыры – ХIХ гасыр башы шагыйре Гавриил Каменевның тормышы һәм иҗаты турында сөйли.