Оренбургта Татар киносы көннәре узачак

Чараны Оренбургның «Туган тел» шәһәр татар милли-мәдәни автономиясе «Облкиновидео» предприятиесе ярдәмендә оештыра.

(Казан, 1 март, «Татар-информ»). 2 март көнне 13.00 сәгатьтә Оренбургта Татар киносы көннәренең тантаналы ачылышы була. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Чараны Оренбургның «Туган тел» шәһәр татар милли-мәдәни автономиясе «Облкиновидео» предприятиесе ярдәмендә оештыра. Тамашачылар игътибарына «ТатарКино» мәдәният учреждениесе фондында сакланучы «Мулла», «Айсылу» һәм «Корыч» фильмнары тәкъдим ителәчәк.

Оренбург тамашачылары белән очрашуга продюсерлар, режиссерлар, әлеге картиналарда төшкән актерлар, «ТатарКино» вәкилләре чакырылган. 

Фильмнарның барысы да татар телендә.