Федераль Сабан туе быел Әстерханда узачак

2017 елгы Бөтенроссия Сабан туе 12-13 май көннәренә билгеләнгән.

(Казан, 1 март, "Татар-информ") Кичә Әстерханда 2017 елгы Бөтенроссия Сабан туена әзерлек һәм аны үткәрүгә багышланган киңәшмә узды. Чара Әстерхан өлкәсе Хөкүмәте Рәисе Константин Маркелов рәислегендә узды, дип хәбәр итә Татарстан Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте.

Киңәшмәдә Татарстаннан мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, Түбән Кама районы башлыгы Айдар Метшин, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе урынбасары Данис Шакиров, Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамбле директоры Юрий Жуков катнашкан.

2017 елгы Федераль Сабан туе Әстерханда 12-13 май көнне узачак. Беренче көн программасында Татарстан сәнгать осталары концерты һәм Татарстан Президенты исеменннән тантаналы кабул итү каралган. Икенче көнне Үзәк стадионда Сабан туе узачак.

Татарстан Россия төбәкләрендә уза торган Сабан туйларына республиканың бер муниципаль районын оештыручы итеп билгели. Федераль Сабан туен традиция буенча Түбән Кама районы әзерли.

Мәдәният министры үз чыгышында әйтеп узганча, Татарстаннан бәйрәмдә 1050 кеше катнашачак, шул исәптән Түбән Камадан 350 кеше, Казаннан 200 артист барачак. Тагын Россиянең төрле төбәкләреннән Бөтендөнья татар конгрессының 500 делегаты булачак.