Үзешчән композиторларның «Барлау» дип исемләнгән II Бөтентатар фестиваль-бәйгесе апрель аена күчерелде

Үзешчән композиторларның «Барлау» дип исемләнгән II Бөтентатар фестиваль-бәйгесе апрель аена күчерелде

(Казан, 1 март, «Татар-информ», Рәсилә Кәримова). «Барлау» дигән Бөтен татар җыр фестивале 6 апрель көнне Казанның Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең Концерт залында башланып китәчәк.

Билгеле булганча, Республика фәнни-методик үзәге тарафыннан ТР Мәдәният министрлыгы һәм Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты белән берлектә Татарстан Республикасы һәм Россия төбәкләрендә иҗат итүче үзешчән композиторларның «Барлау» дип исемләнгән II Бөтентатар фестиваль-бәйгесе игълан ителгән иде. Үзешчән композиторларның иҗатын һәм осталыгын үстерү, башкаручыларның репертуарын яңа әсәрләр белән баету, шулай ук үзешчәннәр арасыннан талантларны барлау һәм халык иҗаты белән шөгыльләнүчеләргә ярдәм итү максатыннан башкарылган әлеге бәйгегә бүгенге көндә Татарстанның шәһәр һәм районнарыннан, Башкортстаннан, шулай ук Мәскәү, Омски, Новосибирски, Семипалатински һәм Пермь шәһәрләреннән йөзгә якын гариза кабул ителгән.

Фестиваль-бәйгене агымдагы елның 17-19 март көннәрендә уздыру планлаштырылган иде. Ләкин кайбер сәбәпләр нәтиҗәсендә аны уздыру апрель аена күчерелде. Шулай итеп, «Барлау» Бөтентатар җыр фестиваль-бәйгесен ачу 6 апрельдә Казандагы Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең Концерт залында булачак. Җидесендә исә үзешчән композиторларның республика районнарына концерты планлаштырыла. Сигезе көнне, ягъни фестивальне ябу тантанасында җиңүчеләр билгеләнәчәк һәм бәйге концерт белән тәмамланачак.