Ике халыкка да тырыш хезмәт итте

Ике халыкка да тырыш хезмәт итте

(Уфа, 1 февраль, «Татар-информ», Фәнис Фәтхуллин). Башкортстанда күренекле композитор һәм дирижер Нариман Сабитовның тууына 80 ел тулуга багышланган хәтер һәм искә алу чаралары дәвам итә. Уфада танылган композитор исемен йөртүче 1 нче санлы Балалар музыка мәктәбендә 31 гыйнвар көнне чираттагы мәдәни чара булып үтте. Әлеге тантанага композиторның тормыш иптәше Земфира Заһит кызы һәм улы, танылган композитор, Башкортстан Композиторлар берлеге рәисе Рөстәм Сабитов, оныгы, сәләтле музыкант Нариман да чакырылган иде. Алар Нариман Сабитов хакында җылы истәлекләре белән уртаклашты һәм атаклы композиторны онытмыйча күп мәдәни чаралар оештыручыларга зур рәхмәтләрен җиткерде.

Хәтер һәм искә алу кичәсендә Россия һәм Башкортстан күләмендәге сәнгать бәйгеләрендә җиңүче пианиночылар, скрипкачылар һәм җырчылар катнашты. Пианинода уйнаучылар Нариман Сабитов әсәрләрен соклангыч оста башкарып, тамашачылар сөюен яулады.

Нариман Сабитов милләте буенча татар булса да, гомере буе ике тугандаш халыкка бердәй хезмәт итте һәм башкорт һөнәри музыка сәнгатен үстерүгә зур өлеш кертте. Гомере буе татар җыр һәм музыка сәнгатен өйрәнүгә һәм аны яшьләргә дә өйрәтүгә күп көч салды Нариман ага. Әле атаклы композитор һәм дирижер истәлегенә аның исемен йөрткән музыка мәктәбендә нота-библиография күргәзмәсе ачылды, берничә лекция-концерт булды һәм ачык дәресләр үткәрелде. Уфаның башка сәнгать уку йортларында да гыйнвар ае буена төрле мәдәни чаралар оештырылуын исәпкә алсаң, Нариман Сабитовны республикада ничек хөрмәтләүләрен ачык күзалларга мөмкин.