Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Читада аксакал йортын ремонтлауда ярдәм иткәне өчен Байкал арты крае башлыгы бүләкләнде
7 февральдә Байкал арты крае губернаторы Александр Осипов Байкал арты крае мөселманнары Диния нәзарәте җитәкчесе Алмаз Сәлахов белән очрашты. Төбәк губернаторына Чита шәһәрендәге татар җәмгыяте аксакалының 122 ел элек төзелгән йортын реставрацияләүдә ярдәм күрсәткәне өчен Россия мөселманнары башлыгы мөфти шәех Равил Гайнетдин исеменнән медаль тапшырдылар. Бу хакта Россия мөселманнары Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Безгә игътибар күрсәткәнегез һәм ярдәм иткәнегез өчен рәхмәт», - диде Алмаз Сәлахов.
Төбәк башлыгы һәм Байкал арты имам-мөхтәсибе шулай ук край мөселманнары Диния нәзарәтенең алдагы эш векторлары хакында фикер алышты. Аерым алганда, Алмаз Сәлахов мөселман училищесы – мәдрәсәне төзекләндерү турында сөйләде. Александр Осипов Диния нәзарәтенең төбәк башлыгының ярдәменә өметләнә алуын искәртте.
- Искәртеп узабыз, татар җәмгыяте аксакалы Рәхмәтулла Нигъмәтуллинның яңартылган йорты Чита Җәмигъ мәчете территориясендә узган елның 18 ноябрендә тантаналы төстә ачылды. Бина 20 елдан артык буш торды, аңа Алишер Усмановның «Сәнгать, фән һәм спорт» Хәйрия фонды, Байкал арты крае губернаторы Александр Осипов һәм Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәмендә реконструкция ясалды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз