news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чистайда мәрхүмәнең туганнарына каберне ике тапкыр казырга туры килгән

Чистайда мәрхүмнең туганнарына каберне ике тапкыр казырга туры килгән. Әлеге вакыйганы полиция тикшерә.

«Чистай-информ» редакциясенә шәһәрдә күптән түгел генә вафат булган ханымның туганнары мөрәҗәгать итте. Алар үзләренең туганнарын күмәргә җыенган вакытта Серафимов зиратында килеп чыккан хәл турында сөйләде.

«Минем апам гомер буе Чистайда яшәде. Соңгы елларында Чаллыда туганнарында булды, анда үлде. Без аны Чистайда ире янәшәсенә җирләргә уйладык, чөнки җирләү өчен урын күптән билгеләп куелган иде. Мин барысын да алдан килештереп эшләдем, җирле шәһәр башкарма комитетында җирләүгә рөхсәт тә алдым. Күмү эшләрен оештыруны, кабер казуны Чаллыдагы ритуаль агентлык белән килештек»,  –  дип сөйләде мәрхүмәнең туганы Николай Козеев.

Ритуаль агентлык хезмәткәренә билгеләнгән урын күрсәтелгән. Кич шалтыратып кабер әзер булуы турында хәбәр иткәннәр. Мәрхүмәнең туганы иртән килеп караганда, кабер казылган, полиэтилен белән капланган булган. Әмма сәгать уннарга мәетне җирләргә дип барган туганнары яңа казылган кабернең күмелгән икәнен күрә. Аптырап нәрсә булуын ачыкларга тырышалар, әмма сорауларына аңлаешлы җавап таба алмагач, полиция чакыралар.

Мәрхүмәнең туганнарына яңадан каберне кешеләр яллап казыттырудан башка чара калмый. Бу хезмәт өчен яңадан акча түләргә туры килгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100