news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чистайда бала имезүче әниләр өчен бәйрәм булды

Чистайда бала имезүче әниләр өчен бәйрәм булды
Фото Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы сайтыннан

Чистай районы үзәк хастаханәнең бала тудыру йортында 1,5-2 яшькә кадәр бала имезүче әниләр һәм сабыйлар өчен бәйрәм узды. Очрашуны 1-7 августта узучы Бөтендөнья балага күкрәк сөтен имезүне хуплау атнасына туры китерделәр.

Акция хатын-кызларга бала сәламәтлеге өчен күкрәк сөте ашатуның файдасы турында мәгълүмат бирү максатыннан үткәрелә. Бу турыда Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Гинекология бүлеге мөдире, табиб акушер-гинеколог Вячеслав Карташов хатын-кызларның балаларын күкрәк сөте белән ашатуны хуплап, әниләргә һәм аларның балаларына нык сәламәтлек һәм бәхет теләде.

Чарада катнашучы әниләргә бүләкләр һәм тәмле ризыклар өләштеләр. Матур итеп бизәлгән фотозонада имезүче хатын-кызлар һәм аларның сабыйлары өчен фотосессия оештырылды.

Очрашуда катнашучылар Чистай районы үзәк хастаханәсе җитәкчелегенә, перинаталь үзәк табибларына бала тудыру һәм аннан соңгы чорда да кайгыртып торулары өчен рәхмәт белдерде.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100