news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чистайда алтмыштан артык ишегалдын яңарту өчен 240 миллион сум акча тотылачак

Чистайда алтмыштан артык ишегалдын яңарту өчен 240 миллион сум акча тотылачак

Чистай шәһәрендә һәм районында 98 күп фатирлы йортында яшәүчеләр быел якын-тирә территорияләрдә эшләүче төзелеш техникасы тавышын ишетәчәк, тулаем алганда, 64 ишегалдын ремонтларга җыеналар.

Ишегалды территорияләре «Безнең ишегалды» республика Президент программасы буенча яңартылачак, аның кысаларында әлеге территорияләрне төзекләндерүгә 242 миллион 236 мең сумнан артык акча юнәлдерү планлаштырыла. Шәһәр башкарма комитетында сөйләүләренчә, әлеге сумманың күп өлеше ишегалларында юл эшләренә бүлеп бирелгән. Бу турыда «Чистай-информ» хәбәр итә.

«Программа ишегалларын комплекслы төзекләндерүне үз эченә ала, аларга автомобиль юлларына асфальт салу, яңа тротуарлар төзү яки булганнарын яңарту, тышкы яктыртуны ремонтлау, эскәмия, чүп савытлары кую, балалар өчен уен җиһазлары урнаштыру, каты көнкүреш калдыклары өчен мәйданчыклар булдыру эшләре керә», – дип аңлаттылар шәһәр башкарма комитетында.

Быел ишегалды территорияләрендә 213 эскәмия, 171 яктырту баганасы һәм 238 яктырткыч урнаштырылачак.

Кайбер ишегалларында төзелеш-ремонт эшләренең кызган чагы булса, башка объектларда әзерлек процессы бара. Ягъни тузган коймалар һәм иске балалар уен мәйданчыклары сүтелә.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, ремонт эшләре башланганчы, һәр ишегалдында объектның паспорты куелды, анда ремонт эшләре тәмамлангач, ишегалдының нинди булачагы күрсәтелгән. Аның буенча яшәүчеләр төзелеш эшләренең барышын контрольдә тота ала. Төзекләндерү проектларын ясау алдыннан халык белән очрашулар уза, анда барлык нечкәлекләр турында фикер алышалар.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100