news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чистай районына Якутиядән нәселле атлар үрчетүче Дугуйдаан Винокуров килде

Чистай районына Якутиядән нәселле атлар үрчетүче Дугуйдаан Винокуров килде
chistopol-rt.ru

Чистай районына Якутиядән нәселле атлар үрчетүче Дугуйдаан Винокуров килгән. Бу хакта «Чистай-информ» хәбәр итә. 

Сәяхәтче һәм атлар үрчетүче Дугуйдаан Винокуров Оймяконнан (Якутиядәге авыл) Мәскәүгә кадәр юл үтәргә ниятли. Аның максаты – ат спортын һәм туризмны популярлаштыру, шулай ук якут токымлы атларның дөньяда иң чыдам булуларын исбатлау. Шушы көннәрдә ул Чистай районы чиген узды.

Дугуйдаан Винокуровның экспедициясе ел ярым элек башланган. Җайдак 10 мең чакрымга якын юл узган. Маршрутның соңгы ноктасы – Мәскәү.

Чистайга керү юлында аны район җитәкчелеге, ветеринария хезмәте хезмәткәрләре, милли татар тәм-томнары белән җирле артистлар каршы алды. Якутиядән килгән кунакны район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Павел Емельянов сәламләде.

Бер көн эчендә сәяхәтче атларда 50 километрга кадәр юл уза. Хайваннарны Дугуйдаан үзе үстергән, шуңа күрә үзара аңлашу белән проблема юк. Атлар үз хуҗаларын тыңлыйлар.

«Мин нәселдән килгән атлар үрчетүче. Безнең хуҗалыкта 250 баш ат бар. Атка атланып ерак юлга чыгу идеясе кинәт туды. Бервакыт җирле аучылар белән сөйләшкәндә безнең республикага килүче туристлар турында сүз башладык. Алар машинада, мотоциклларда, велосипедта киләләр, ә менә атларда килүче юк. Әллә атта ил гизеп караргамы дип үзара шаяртып та алдык. Шулай итеп, вакыт узу белән хыялны тормышка ашырдык. Кайберәүләр үз күзләре белән күрмичә, моңа ышанмадылар. Бөтен җирдә мине җылы каршы алалар, юлда уңай хис-кичерешләр һәм кешеләрнең яхшы теләкләре озата баруына мин бик шат», – дип сөйли Дугуйдаан.

Татарстан Дугуйдаан уза торган 12нче төбәк. Уралдан аны ярдәм төркеме озата бара, диелә хәбәрдә. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100