news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чистай районында өлкән яшьтәге пар һәм аларның уллары сөрем газы белән агуланып үлгән

Күзәтчелек ведомствосының беренчел мәгълүматларына караганда, фаҗига бүген иртән Чистай районының Каргалы авылында, Совет урамындагы бер йортта булган. 81 яшьлек ир-ат, аның 83 яшьлек хатыны һәм 50 яшьлек улы сөрем газы белән агуланып үлгән.

Прокуратура әлеге хәл буенча тикшерү эше башлады, фаҗига урынына шәһәр прокуроры Тимур Дияров килгән. Профильле белгечләр ярдәмендә ведомство әлеге хәлнең сәбәпләрен ачыклаячак, шулай ук йорттагы газ җиһазларын куллануда иминлек тәэмин итү турындагы законның үтәлешен тикшерәчәк. Бу хакта Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100