Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чистай районында йөзләгән кеше якташлар очрашуына җыелды
Чистай районының Татар Сарсазы авылында күл янында якташлар очрашуына йөзләгән кеше җыелды. Республика һәм муниципалитеттан килгән мәртәбәле кунакларны ипи-тоз белән каршы алдылар, татар милли ашлары белән сыйладылар. Барлык катнашучыларны Чистай муниципаль районы башлыгының беренче урынбасары Константин Иванов сәламләде.
Нәтиҗәле хезмәтләре һәм хуҗалыкларны үстерүгә керткән өлешләре өчен авыл хуҗалыгы тармагы хезмәткәрләренә дәүләт бүләкләре, район башлыгының Рәхмәт хатлары, Мактау грамоталары һәм акчалата премияләр тапшырылды. Татар Сарсазы авылы территориясендә фермерлык, шәхси ярдәмче хуҗалыклар актив үсеш ала, эре авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре эшли. Бу турыда «Чистай-информ» хәбәр итә.
«Һәр кешенең тормышында иң мөһиме – аның Ватаны. Шунысы куанычлы, бүген монда якташлар җыелды. Чистай районы башлыгы Дмитрий Иванов, барлык җирле үзидарә органнары һәм шәхсән үз исемемнән сезне туган авылыгыз көне белән котлыйм» – диде Константин Валентинович.
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Александр Ромадановский авыл кешеләрен басуларда һәм фермаларда яхшы эшләгәннәре өчен мактады.
Тантаналы өлештән соң барлык авыл кешеләре өчен учакта пылау пешерделәр, ә нәни тамашачыларга бушлай туңдырма өләштеләр.
Татар Сарсазында биш йөзгә якын кеше яши. Авыл җирлеге составына авылдан өч километр ераклыкта урнашкан Уракчы авылы да керә. Һәр кеше үзенең милли мирасы белән горурлана. Авылда аксакаллар шурасы булдырылган, ә яшьләр ислам дине кануннары буенча яшиләр. Шуңа күрә бәйрәмдә катнашучылар нәкъ көн уртасында җәмәгать намазына бастылар.
Татар Сарсазы авылында киң колачлы мондый бәйрәм беренче тапкыр оештырылган. Җитәкчелек сүзләренә караганда, бу күркәм гадәткә керәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз