news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чистай районында әфганчыларның исемнәрен мәңгеләштерделәр

Чистай районында әфганчыларның исемнәрен мәңгеләштерделәр

Чик сакчылары көнендә Чистай районы Яуширмә авыл халкы һәм «Сугышчан туганлык» район оешмасы әгъзалары әфганчы Альберт Гатин һәм Тәбрис Кәримов исемен мәңгеләштерделәр. Ветераннар яшәгән йорт фасадларында яңа истәлек такталары барлыкка килде.

Әфганстаннан кайтканнан соң Альберт Гатин хезмәт юлын туган авылында дәвам иткән, ә Тәбрис Кәримов Яр Чаллы шәһәрендә төпләнгән. Бу турыда «Чистай-информ» хәбәр итә.

«Әфганчыларны искә алырга Казан, Яр Чаллы, Чистай шәһәрләреннән кунаклар кайтты. Шулай ук авылдашлар, сугышчан хәрәкәт ветераннары һәм киләчәктә Ватан сагында торырга әзерләнүче яшь буын вәкилләре җыелды», - ди Яуширмә урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Лилия Фәсхетдинова.

Чара барышында мәктәп укучылары әфган темасына багышланган җырлар, шигырьләр башкарды. «Әфганстан – йөрәк ярасы» исемле буклетлар таратылды. Аларны авыл китапханәчесе Ләлә Зарипова, мәдәният хезмәткәрләре Гүзәлия Закирова, Наилә Сибгатуллина әзерләде.

Тантана азагында Альберт Гатинның әнисе истәлек тактасы куйганнары өчен рәхмәт белдерде, ә Тәбрис Кәримовның тормыш иптәше авыл мәктәбенә иренең зәңгәр беретын һәм хәрби бүләкләрен тапшырды. Сугышчы-интер националистларның истәлек такталарына чәчәкләр салынды. Кунаклар мәктәп музее белән дә танышып чыкты.

 

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100