news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чистай районында 148 укытучыга ноутбук тапшырылды

Чистай районында 148 укытучыга ноутбук тапшырылды

Чистай районы мәктәпләре укытучыларына яңа ноутбуклар тапшырылды. Техниканы яңарту проекты Татарстанда Цифрлаштыру елы кысаларында, республика Президенты Рөстәм Миңнеханов башлангычы белән Ак Барс Банк тарафыннан гамәлгә ашырыла. Тантаналы чара шәһәр хакимиятендә узды. Чистай районы барлыгы 148 ноутбук алды. Бу турыда «Чистай хәбәрләре» сайтында хәбәр ителә.

«Без укытучыларга яңа ноутбуклар тапшыру башлангычы өчен Президентыбызга рәхмәтлебез. Бу бик мөһим, чөнки дөнья бертуктаусыз алга бара һәм заманча технологияләр үсә, ә сез, укытучылар, моны балаларыбызга беренчеләрдән булып тапшырасыз, аларны яңага өйрәтәсез. Яңа техника сезгә озак хезмәт итәр һәм эштә саллы ярдәм булыр дип ышанам», – диде Чистай районы башлыгы Дмитрий Иванов.

Укытучыларга ноутбукларны Дмитрий Иванов АК Барс Банкының «1нче номерлы Чистай» өстәмә офисы җитәкчесе Ирина Полищук белән бергә тапшырды.

«Ак Барс Банк өчен икътисадның төрле өлкәләренә иганәчелек ярдәме – социаль җаваплылык сәясәтенең бер өлеше. Мәгариф тармагы аеруча игътибар үзәгендә. Хөрмәтле педагоглар, сезнең хезмәтегез бәяләп бетергесез! Сез балаларга белем генә биреп калмыйча, аларда тормышка дөрес караш тәрбиялисез. Әлеге заманча гаджетлар сезнең эшегезне бераз җиңеләйтер дип ышанам!» – диде Ирина Полищук.

Олимпиадаларда катнашучыларны һәм җиңүчеләрне әзерләгән шәһәр һәм район мәктәпләре укытучыларына тантаналы шартларда яңа ноутбуклар тапшырылды. Моннан тыш, «Ел укытучысы» конкурсы җиңүчеләре һәм призерлары булган педагоглар да ноутбуклар алды.

 

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100