news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чистай офицеры Украинада махсус операция вакытында һәлак булган

Украинада махсус хәрби операция вакытында Чистайда туып-үскән Вячеслав Есипов һәлак булган.

Вячеслав Есиповка 27 яшь иде. Махсус хәрби операция вакытында ул десант-штурм берәмлеге командиры булган. Бу хакта шәһәрнең социаль челтәрдәге төркемендә хәбәр итәләр.

Вячеслав – Чистай районында яшәүче мактаулы Мария Михайловна Есипованың оныгы булган.

Вячеславның хатыны һәм кечкенә кызы калган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100