news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чирмешәндә яшәүче Радик Закиров үз гаражында К-700 мини-тракторы ясаган

Чирмешәндә яшәүче Радик Закиров үз гаражында К-700 мини-тракторы ясаган
Фото: "Безнең Чирмешән" газетасы

Чирмешән район үзәгендә яшәүче Радик Закиров үз гаражында К-700 мини-тракторы ясаган. Бу хакта «Безнең Чирмешән» газетасы яза.

«Авыл Кулибины» сап-сары төстәге мини-тракторын 3 ай эчендә җыеп чыга. Августта башланган эш октябрь башында төгәлләнгән.

«Тракторның двигателе кытайныкы - мотоблокларга куела торган, 15 ат көчле, тапшырулар тартмасы - коробкасы, руль идарәсе, күчәре - мосты классика «Жигули»дан», - ди Радик Закиров.

Оста әлеге техника белән кышын кар эттерергә уйлый, аның өчен көрәге бар, җир сукалаганда сабан тагар өчен җайланма урнаштырылган.

«Шундый трактор ясарга күптән кызыгып йөри идем инде. Чирмешәндә аны җыйган егетләр бар, алардан да сораштырдым, интернеттан да карадым», - ди ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100