news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чирмешәндә хәйрия концертында җыелган акчаны авыру баланың әнисенә тапшырдылар

Чирмешәндә хәйрия концертында җыелган акчаны авыру баланың әнисенә тапшырдылар
"Безнең Чирмешән"

Альмир Жораевның район мәдәният йортында узган хәйрия концертына сатылган билет акчалары игелекле эшкә җибәрелде, аларны сирәк чир белән авыручы 6 яшьлек Тимур Кинчаровның әнисенә тапшырдылар. Бу хакта «Безнең Чирмешән» сайтында хәбәр ителә.

«Альмир күрше Самара өлкәсендә туып үскән, инде озак еллар Чирмешәндә, район мәдәният йортында хезмәт куя. Монда 10 ел эшләү дәверендә Альмир үзен күпкырлы сәләтле кеше икәнлеген күрсәтте. Бүген районда бер генә чара да аннан башка узмый дисәк тә дөрес булыр. Үзенең «Иҗат канатында» дигән юбилей концертында яшь артист ун еллык эшчәнлегенә нәтиҗә ясады, җырларын тәкъдим итте, киләчәккә планнары белән таныштырды», диелгән хәбәрдә.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100