news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Чирмешәндә «Сөлчә» җәмгыятенең иң уңган комбайнчысына дүрт центнерлы үгез вәгъдә ителә

Чирмешәндә «Сөлчә» җәмгыятенең иң уңган комбайнчысына дүрт центнерлы үгез вәгъдә ителә
"Безнең Чирмешән"

Чирмешән районында «Сөлчә» җәмгыятендә механизаторларның авыр хезмәтен исәпкә алып, хуҗалык җитәкчелеге урактагы иң уңган комбайнчыны дүрт центнерлы, бүген чалырлык үгез белән бүләкләячәк. «Палессе»лар белән ярышырга кыен булганлыктан, «Дон» комбайнчылары арасында җиңүчегә исә бер центнер ярымлы үгез биреләчәк. Бу турыда «Безнең Чирмешән» сайтында хәбәр ителә.

«Шулай итмичә булмый, комбайнчыларга эш күп. 26 ел колхоз рәисе булып эшләү дәверендә мин мондый уңдырышлы елны икенче тапкыр гына күрәм, 2001дә дә ашлык күп булган иде һәм менә быел. Ходайның рәхмәте, һава торышы килде: яңгыры да яуды, кояшы да нәкъ вакытында кыздырып, игеннәрне өлгертте», – дип сөенечен уртаклашты җәмгыять җитәкчесе Хәмзә Хәмматов.

Әлеге хуҗалыкта уңдырышлылык гектарыннан уртача 32 центнер тәшкил итә. 

«Шундый елны эшләве дә кызык, менә арпа гектарыннан 33 центнер чыкты, яхшы бит инде. Көненә 10-12 бункер тутырам, былтыр көне буе йөреп, 3-4 бункер җыела иде. Төш вакытында, кичен ашны кырга алып килеп ашаталар, зарланырга юк, рәхмәт. Кадерең булгач, эшләве дә рәхәт», – ди Яңа Элмәледән Алексей Аркадьевич

«Егетләр бик тырышып эшлиләр. Ремонт өчен, эш хакыннан кала, егермешәр мең сум премия бирдек үзләренә. Комбайнчылар – бишәр, комбайн ярдәмчеләре өчәр төргәк печән алды. Үз комбайннары бункерларына сыйган кадәр, нинди культура телиләр, берәр бункер икмәк бирәбез. Калган түләүләр – эш күләменнән чыгып», – ди җитәкчеләре Хәмзә Хәммәтов.

 

 

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100