news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чирмешәндә мишәрләр фестивале була

Чирмешәндә мишәрләр фестивале була
Илсөяр Гайнетдинова

Чирмешәндә «Мишәр FEST» мишәр мәдәнияте республика бәйрәме үтәчәк. Бу хакта «Безнең Чирмешән» сайтында хәбәр ителә.

«Мишәр мәдәниятенә багышланган бәйрәмгә ныклап әзерләнәбез. Анда «Крис», «Подгорный» биюләренең дә бәйгесе булачак. Шулай ук урамда иң зур җәймә пешереп күрсәтергә дә ниятлибез», - диде район мәдәният йорты директоры Альмир Жораев.

2022 елда район мәдәният хезмәткәрләре республика, Бөтенроссия, хәтта халыкара дәрәҗәдәге дистәләгән бәйгеләрдә үзләрен таныткан.

Җыелышта катнашкан район җитәкчесе Рамил Айбатов мәдәният хезмәткәрләренең эшенә уңай бәя бирде.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100